Роскосмос башлыгы Дмитрий Рогозин космик тармакка каршы кертелгән санкцияләр сәбәпләрен ачыклау максатыннан америкалыларга мөрәҗәгать иткән иде.
Америка Президенты матбугат секретаре Джен Псаки Вашингтон тарафыннан космик тармакның Русия предприятиеләренә каршы кертелгән санкцияләр турында мәгълүматлары булмавын белдерде. Ул чикләүләр кертүнең сәбәбен, шулай ук АКШ лидеры администрациясе фикерен ачыкларга вәгъдә итте.
“Миңа бу санкцияләрнең нигә кирәклеген ачыкларга туры киләчәк. Мин бу җәһәттән нинди фикерләр булганын белмим, тик мин моны илкүләм куркынычсызлык мәсьәләләре белән шөгыльләнүче командабыздан ачыклармын”, – дип вәгъдә итте ул Ак йортта узган брифингта.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, 16 июньдә Русия һәм АКШ Президентларының очрашуы көтелә.