Барлык яңалыклар
Новости
9 июнь 2021, 09:32

Кычыту нәрсәне белдерә?

Бит очы (яңак) кычытса – яраткан кешең белән очрашасың. Җилкә кычытса – бик авыр хәлдә каласың. Игътибарыгызга – халык юрамышлары!

Аяк табыны кычытса – юл көтелә.
Керәшеннәр: "Ияк кычытса – күчтәнәчкә",– диләр.
Борын кычытса – кунак килә (күчтәнәч алып килә).
Борын эче кычытса – күчтәнәчкә; борын очы кычытса– якының үлә (яисә авылда кемдер үлә).
Ирен кычытса – күчтәнәчкә, татлы әйбер ашыйсың.
Каш кычытса – ояласың.
Кул кычытса – күрешергә.
Уң күз кычытса – шатлыкка.
Сул күз кычытса – елыйсың.
Сул уч кычытса – акча чыга.
Уң уч кычытса – акча керә. (Яки: сыер керә.)
Тел очы кычытса – кем беләндер кычкырышасың.
Бит очы кычытса – яраткан кешең белән очрашасың. Җилкә кычытса – бик авыр хәлдә каласың.
Терсәк очы кычытса – күрешүгә.
Уң табан асты кычытса – юлга, кунакка барасың, сул табан асты кычытса – кунак килә.
Варианты:
Уң табан асты кычытса – яраткан кешең килә, аякны бусагага ышкырга кирәк. Сул табан асты кычытса – яратмаган кешең килә, аяк белән өч мәртәбә тибәргә кирәк.
Уң чигә кычытса – сине мактыйлар.
Сул чигә кычытса – хурлыйлар.
Уң як каш кычытса – шатлыкка.
Сул як каш кычытса – борчуга.
Маңгай кычытса – бер дә күрмәгән кеше белән очрашасың. Күкрәк очы кычытса – якының килә (сагына).
Сул колак кычытса – салкынга.
Уң колак кычытса – җылыга, аязга.
Арка кычытса – симерүгә, тазаруга.
Уң яңак кычытса – шатлык-сөенечкә.
Сул яңак кычытса – кайгыга, күз яшенә.
Колак яфрагы кычытса – буранга.
Чыганак: Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар. Икенче китап / Галимҗан Гыйльманов хикәяләвендә. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999. – 432 б.
Фото: prosustavi.com
Читайте нас: