Барлык яңалыклар
Новости
9 июнь 2021, 11:24

Коммуналь түләүләр менә

1 июльдән республикада коммуналь хезмәтләргә тарифлар арта. Алай бик күпкә түгел икән: уртача 5 процентка.

Электр энергиясе өчен республика халкы хәзер 5%ка күбрәк түлиячәк. Газга тариф 3% ка арткан, башка коммуналь хезмәтләр уртача 3% ка кыйбатлана. Шулай итеп, ТКХ хезмәтләренең барлык җыелмасы өчен тулаем түләүләр 5,8% тан да артмаячак. 1 июльдән газның уртача бәясе 1 кубометрга 7,64 сум тәшкил итәчәк, электр энергиясе – киловатт-сәгать өчен 3,5 сум, 1 кубометр су белән тәэмин итү һәм су чыгару – 27,5 сум, җылылык белән тәэмин итү – гигакалория өчен 2 148,26 сум.
Әлеге вакытта төбәктә коммуналь хезмәтләргә иң зур чыгымнар җылылык белән тәэмин итүгә туры килә, алар барлык түләүләрнең 45,3%ын тәшкил итә. Аннан кала электр энергиясе (24,3%) һәм кайнар су (8,5%) өчен түләүләр килә.
Читайте нас: