Барлык яңалыклар
Новости
9 июнь 2021, 11:06

Электросамокатларга “ияр” табылырмы?

Ел башыннан Башкортстанда электросамокатлар катнашлыгында 11 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Моның чиге булырмы?

Хәзер урамга чыгарга да куркыныч, җәмәгать. Әллә каян электросамокатка баскан әзмәвердәй егетләр килеп чыгар да өстеңә менеп китәр төсле. Аеруча автомобильчеләргә читен. Чөнки самокатчылар өчен юл кагыйдәләре дә, закон да юк. Алар белән ул-бу була калса, мотлак автомобиль хуҗасы гаепле калачак.
Башкортстан Республикасы буенча ГИБДД җитәкчесе Динар Гыйльметдинов билгеләвенчә, быел республикада электросамокатлар катнашлыгында 11 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларның күпчелегендә нәкъ шушы “самокатчы”лар гаепле булса да, алар җаваплылыкка тарттырылмаган. Шулай ук исерек килеш электросамокатта йөрүчеләр дә юк түгел, ләкин аларны җаваплылыкка тарттырып булмый. Чөнки электросамокат заонда транспорт чарасы буларак теркәлмәгән.
Миңа калса, тиз арада электросамокатлар хәрәкәтен җайга салучы закон кабул ителергә тиеш. Аларга транспорт юлларында, тротуарларда йөрүне чикләргә кирәк. Мондый тәҗрибә чит илләрдә уңышлы кулланыла. Иң мөһиме – электросамокатларны транспорт чараларына тиңләү таләп ителә. Һәркем аңа утырганчы үз җаваплылыгын тоярга тиеш. Бу, беренче чиратта, самокатларны каршерингка биреп, капчык-капчык акча эшләүче эшкуарларга кагыла.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: