Барлык яңалыклар
Новости
9 июнь 2021, 10:43

Бал кортлары зыянлый

Башкортстанның Күгәрчен, Мәләвез һәм Хәйбулла районнарында бал кортлары күчләре һәлак булган.

8 июньдәге мәгълүматларга караганда, 23 умарта күченең үлүе билгеле, 1900 дән артык күч зыян күргән. Бу хәл урманнарны агу белән эшкәрткәннән соң булган дип фаразлана.
Башкортстанның биш районы (Баймак, Зианчура, Зилаер, Күгәрчен, Хәйбулла) урманнарында ефәк корты (непарный шелкопряд) үрчүгә бәйле гадәттән тыш хәл 12 майда игълан ителеп, урманнарны җир өсте һәм авиация ысулы белән эшкәртү планлаштырылган иде.
Россельхознадзорның Башкортстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, умарталарның һәлак булуы турында 60 хуҗалыктан 31 мөрәҗәгать килгән.
Районнарга Ветеринария идарәсе, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россельхознадзор идарәсе, Урманчылыклар идарәсе бүлеге һәм муниципаль районнары администрацияләре вәкилләре чыкты. Россельхознадзор белгечләре тарафыннан «А7Агро» предприятиесенә караган кырдан, якындагы урманнан пробалар алынган. Пробалар тикшерү өчен Алтай краена җибәреләчәк. Шулай ук йогышлы һәм инвазион авыруларга тикшеренүләр уздырыла.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: