Барлык яңалыклар
Новости
8 июнь 2021, 20:22

Уфа Русиядәге рок музыка башкаласымы?

Чөнки бөек рок-музыкантларның барысы да Уфадан чыккан: Земфира, Моргенштерн, Юрий Шевчук.


“Ленинград” төркеме әгъзасы музыкант һәм җырчы Сергей Шнуровның Уфада яшисе килә. Ул бу хакта беренче каналның “Вечерний Ургант” тапшыруында белдерде. Ургант музыкантның Санкт-Петербургта пропискасын гамәлдән чыгарып Мәскәүдә теркәлүе турындагы хәбәрне аңлатуын үтенде.
– Мин, чынында, Уфада пропискага керәсем килә. Чөнки бөек рок-музыкантларның барысы да Уфадан чыккан: Земфира, Моргенштерн, Юрий Шевчук. Шуңа мин дә телим. Бәлки бу ярдәм итәр, – дип белдерде Сергей Шнуров.
Музыкант сүзләренчә, Мәскәүдә ул әлегә теркәлмәгән, чөнки “анда бөек музыкантлар юк”.
Шуны да әйтергә кирәк, Сергей Шнуровның интернетта татар-башкорт халкының “Ай былбылым” дигән җыры таралды. Музыкант Уфага гына түгел, безнең җырларга да битараф түгел. Димәк, аннан “рәт чыгар” дип көтик.

Фото: spletnik.ru
Читайте нас: