Барлык яңалыклар
Новости
8 июнь 2021, 09:37

Профсоюз вәкилләре Путинга зарланган

Михаил Шмаков эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне сорап, Русия Президентына хат юллаган. Бу проблема безнең авторларыбыз өчен дә мөһим. Чөнки хаклы ялдагы язучыларыбызга гонорар язсак, аларның пенсияләре индексацияләнми. 100 сум гонорар алсалар да, эшли дип саналалар. Шул сәбәпле алар тиешле каләмхактан баш тартырга мәҗбүр.

Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясе (ФНПР) рәисе Михаил Шмаков Русия Президенты Владимир Путинга эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне сорап хат юллады. Бу хакта Гомумроссия берлеге (Общероссийский союз) сайтында хәбәр ителә.
Оешмада дәүләт башлыгының тиешле йөкләмәсенең әлегә кадәр гамәлгә ашырылмавы турында борчылу белдерелә. Аерым алганда, профсоюзлар, Хөкүмәт тәкъдим ителгән закон проектларының берсен дә хупламаган һәм шул ук вакытта бу мәсьәлә буенча үз вариантын кертмәгән, ди.
"Озакка сузылган пауза меңнәрчә пенсионерларның матди хәлен яхшырту мәсьәләсен хәл итүне тоткарлый", – дип кисәтә ФНПР.
Читайте нас: