Барлык яңалыклар
Новости
8 июнь 2021, 10:42

Фольклориадага әзерләнәбез

Башкортстан 3 июльдән 10 июльгә 48 илдән кунаклар кабул итәргә әзерләнә, чарада 2 меңләп кеше катнашыр дип көтелә.

Башкортстанда 3 июльдән 10 июльгә кадәр VI Бөтендөнья Фольклориада үтәчәк. Республикада кызу әзерлек эшләре бара. Аеруча башкалабыз Уфа төзекләндерелә, юллар, биналар яңартыла. Башкортстан 48 илдән кунаклар кабул итәргә әзерләнә, чарада 2000 ләп кеше катнашыр дип көтелә. Төп сәхнә Уфада корыла. Ул «Фольклориада йөрәге» дип атала, ачылышы 4 июльдә булачак. 5 июльдән коллективларның бер өлеше республиканың 22 муниципалитетына юл тотачак, алар дүрт фестиваль округына берләшкән. Фестиваль округлары программасында милли киемнәр парады, концертлар, декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәләре, мастер-класслар, төрле интерактив мәйданчыклар, милли уеннарын уздыру кебек чаралар бар. Барлык мәйданчыклар бердәм сценарий буенча open-air форматында, ягъни ачык һвада эшләячәк. Концертларга керү бушлай, әмма мотлак медицина маскасы кию кирәк була.
Фотода -- Венгриядән "Kecskemet" халык биюе коллективы. Алар Фольклориадада башкару өчен "Карабай" башкорт халык җырын сайлаган.
Чыганак: Башинформ, БР Мәдәният министрлыгы.
Читайте нас: