Барлык яңалыклар
Новости
8 июнь 2021, 13:26

Данир Сабиров кешедән калган җырларны җырлый?

Бу хакта җырчы танылган композитор Рәис Ханнановның “Уфтанма-шоу” дип аталган юбилей кичәсендә белдерде.

– Аптыраган инде, – диде Данир Сабиров. – Менә “Каторжан юлы”н миннән алда Фәдис Ганиев, Салават Фәтхетдинов башкарган иде. Рәис абыйдан да, җырчылардан да аны башкарырга рөхсәт сорадым. “Җырла”, – дип кул гына селтәделәр. Шулай кешедән калган җырларны җырлап, кеше көлдереп гомер үтә инде.
Билгеле, бу сүзләрне тамашачы чираттагы юмор дип, көлке белән кабул итте. Җырчы башкаруындагы “Каторжан юлы” да, эстрада “йолдыз”ларына пародияләре дә алкышлар белән озатылды.
Рәис Ханнановның юбилей кичәсендә популяр җырчылар Гөлдәния ХӘЙРУЛЛИНА, Нәфкать НИГЪМӘТУЛЛИН, Данир САБИРОВ, Айдар ГАЛИМОВ, Илсөя БӘДРЕТДИНОВА, Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН, Элвин ГРЕЙ һәм башкалар катнашты.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: