Барлык яңалыклар
Новости
8 июнь 2021, 09:43

Айныткычлар кире кайта

Хәзер полиция хезмәткәрләре исерекне өеннән дә алып китә ала. Хатыныннан яки балаларыннан мөрәҗәгать кенә кирәк.

Русия Эчке эшләр министрлыгы исерек гражданнарны медицина айныткычларына һәм полиция бүлекчәләренә китерү тәртибен раслады.
Документ нигезендә, полицейскийлар айныткычларга урамнарда, мәйданнарда, стадионнарда, вокзалларда, тимер юл станцияләрендә, скверларда, паркларда, поездларда һәм башка җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган кешеләрне китерә ала. Документта «мөстәкыйль рәвештә йөрү яки әйләнә-тирә мохиттә ориентирлашу сәләтен югалткан кешеләр медицина оешмаларына яки махсус учреждениеләргә китереләчәк» диелә.
Боерык текстында күрсәтелгәнчә, полиция исерекләрне өйләреннән дә алып китә ала. Моның өчен аларның кемгә дә булса зыян китерергә яки мөлкәтне бозу ихтималлыгы булырга тиеш. Кешене өеннән айныткычка алып китү өчен язма гариза кирәк.
Шулай итеп, исерекләргә көн бетте, җәмәгать. Совет чорына кире әйләнеп кайтабыз. Яхшымы бу, яманмы – вакыт күрсәтер...
Фото: kuzpress.ru
Читайте нас: