Барлык яңалыклар
Новости
8 июнь 2021, 10:00

8 Март урамы кайчан ачылыр?

Минһаҗев урамыннан Әй урамына кадәр кварталда юлның бер чакрымлап өлеше яңартыла. Аның эшләнеп бетүен Уфа водительләре зарыгып көтә.

Уфада “Хәвефсез сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында янә 1,17 км озынлыктагы участок реконструкцияләнә. Минһаҗев урамыннан Әй урамына кадәр бер квартал озынлыгы юлны Шәһәр көненә ачу планлаштырыла. Бүгенге көнгә бу участокта өченче кат асфальт түшәлгән, техник полосалар һәм тротуарлар төзекләндерелә. Киләсе атнада юл билгеләре ясалачак, дип хәбәр итә Уфа шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте. Әлеге вакытта 8 март һәм Әй урамнары чатында светофорлар комплексын алмаштыралар, яктырту баганаларын урнаштыралар. Объектта барлыгы 60 багана куелачак, 24 җәяүлеләр сукмагы, 35 светофор булдырылачак. Светофорларның 10сы юлдагыларны тавыш ярдәмендә дә кисәтәчәк.
Чыганак: Уфа шәһәре хакимияте.
Читайте нас: