Барлык яңалыклар
Новости
7 июнь 2021, 11:16

Торак йортлар төзү арта

Башкортстанда яңа йортлар күзгә күренеп арта. Алар белән бергә инфраструктура да үсешер, дип өметләник.

Башкортстанда 2021 елның гыйнвар-апрелендә торак тапшыру күләме 31,7 процентка арткан. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, динамика ил буенча уртача күрсәткечләргә караганда шактый югары.
"Бездә торак төзеп тапшыру дүрт ай эчендә 31,7 процентка менде. Бу күрсәткеч Русия буенча уртача күрсәткечтән күпкә югарырак. Минемчә, безнең әле потенциал да бар», -- диде Хәбиров.
Росстат мәгълүматлары буенча, 2021 елның беренче кварталында Россиядә торак тапшыру күләме 15,4 процентка арткан. Тулаем ил буенча күпфатирлы йортларда 17,8 млн м² фатир төзелгән һәм тапшырылган. Башкортстанда шул ук вакыт эчендә 694,6 мең м² торак тапшырылган, шул исәптән шәхси йортлар да. Бу 2020 елның беренче кварталы дәрәҗәсеннән 11,7 процентка күбрәк.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: