Барлык яңалыклар
Новости
7 июнь 2021, 09:41

“Олимпия көне” – Уфада!

19 июньдә Башкортстан башкаласында “XXII Бөтенрусия Олимпия көне” спорт фестивале үтәчәк.

“Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган бу чара Рима Батталова исемендәге Спорт хәзерлеге үзәгендә узачак. Әлеге үзәк Халыклар дуслыгы проспектында, 47 йортта урнашкан.
Башкортостан Республикасы мондый форматтагы чараларны инде берничә тапкыр үткәрә. Анда катнашучылар саны артканнан-арта бара.
Фестивальдә дөньякүләм танылган спорт йолдызлары белән очрашулар оештырылачак. Аерым алганда, күп тапкырлар «Россиянең иң көчле кешесе» титулына ия булган Эльбрус Нигъмәтуллин шоу уздырачак, грэплинг, бокс, грек-рим көрәше буенча Русия җыелма командасы әгъзаларыннан мастер-класслар үтәчәк.
Теләгән һәр кеше спортчылар белән аралаша алачак. Шулай ук баскетбол, җиңел атлетика, теннис, аркан тарту, гер спорты, каратэ, шашка, өстәл теннисы, армреслинг, бокс буенча ярышларда катнашып, үз көчеңне сынарга мөмкин. Шулай ук ГТО нормаларын тапшыру өчен дә мөмкинлекләр тудырылачак.
Чара коронавирус йогышының таралуын чикләү буенча барлык санитар таләпләрне исәпкә алып үткәрелә.
Фестиваль 19 июньдә иртәнге сәгать 10да башлана. Керү ирекле.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/107077
Читайте нас: