Барлык яңалыклар
Новости
7 июнь 2021, 10:07

Миллиардерлар Пушкин әкиятләрен укырмы?

КПРФ җитәкчесе Геннадий Зюганов Русия Президенты Владимир Путинга классикның “Балыкчы һәм балык турындагы әкияте”н олигархларга таратырга тәкъдим итте.

Кичә илдә рус әдәбияты классигы А.С. Пушкинның туган көне билгеләнде. Шул уңайдан коммунистлар башлыгы Геннадий Зюганов Русия Президенты Владимир Путинга классикның “Балыкчы һәм балык турындагы әкияте”н олигархларга таратырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу миллиардерларны байлыкның мәңгелек булмавы, “ярык тагарак” алдында утырып калу ихтималлыгы турында искәртеп торырга тиеш.
Геннадий Зюганов белдерүенчә, иң беренче итеп, бу әкиятне “Северсталь” акционерлар оешмасы директоры Алексей Мордашовка җибәрергә кирәк. Узган елны аның җитәкчелегендәге металлурглар дәүләтне 100 миллиард сумга төп башына утырткан. Русия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Белоусов “Северсталь” бу акчаны бюджетка кире кайтарырга тиешлеген әйткәч, Алексей Мордашов, көлемсерәп: “Күпкә өмет итү – яхшы фал”, дип белдергән.
Фото: https://pbs.twimg.com
Читайте нас: