Русия Президенты Владимир Путин “Спутник V” вакцинасы җитештерүче халыкара инвестицион берләшмә һәм чит ил компанияләре вәкилләре белән очрашты.
Чарада Сербия Президенты Александр Вучич һәм Аргентина Президенты Альберто Фернандес та катнашты. Сербия Республикасында һәм Аргентина Республикасында “Спутник V” вакцинасы производствосын эшләтеп җибәрү тантанасы узды.
Русиянең коронавируска каршы вакцинасы бүген ул өч миллиардтан артык халкы булган 66 илдә теркәлгән. Дөньяның уннан артык илендә “Спутник V” вакцинасын җитештерү буенча килешү төзелгән.
– Сез “Спутник V” вакцинасы легендар Калашниковның автоматы кебек үк нәтиҗәле, дип әйткән идегез. Серб халкының 30 проценттан артыгы тулысынча вакциналаштырылган, бу Европа буенча уртача күрсәткечтән ике тапкыр артыграк, – диде Сербия Президенты Александр Вучич
– Аргентина Латин Америкасында “Спутник V” вакцинасын хуплаган беренче ил һәм дөньяда икенче ил булды. 2021 ел ахырына без елына 100 миллион доза җитештерербез дип өметләнәбез, – диде Аргентина Президенты Альберто Фернандес.