Барлык яңалыклар
Новости
6 июнь 2021, 21:37

Һава саф булмакчы

Проектның төп максаты – эре сәнәгать үзәкләрендә һаваның пычрануын киметү. Шул исәптән, аеруча пычранган шәһәрләрдә һавага пычраткыч матдәләр чыгарылуның гомуми күләменең кимендә 20 процентка кимүе.

Күптән түгел Петербургта халыкара икътисади форум узган иде. Анда Росприроднадзор һәм Башкортстан Хөкүмәте арасында “саф һава” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үзара хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды. Документка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова кул куйды. “Саф һава” федераль проекты Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “Экология” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Проектның төп максаты – эре сәнәгать үзәкләрендә һаваның пычрануын киметү. Шул исәптән, аеруча пычранган шәһәрләрдә һавага пычраткыч матдәләр чыгарылуның гомуми күләменең кимендә 20 процентка кимүе.
“Саф һава” федераль проекты 12 эре сәнәгать шәһәрендә экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән.

Фото: rent-st.com
Читайте нас: