Барлык яңалыклар
Новости
5 июнь 2021, 16:23

Ипотека, ипотека…

Ташламалы ипотека озайтыла һәм кыйбатлана.

Русия Президенты Владимир Путин ташламалы ипотека программасын бер елга озайтырга һәм аның буенча ставканы җиде процентка кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Петербург халыкара икътисадый форумының (ПМЭФ) пленар утырышында белдерде.
Путин, программаны озайтканда, ипотека кредитының максималь суммасы өч миллион сум тәшкил итәчәк, дип өстәде. "Программа гражданнарга һәм икътисадка ярдәм итү буенча төп кризиска каршы чараларның берсе булды. Бүгенге көндә мондый кредитны ярты миллионнан артык гаилә рәсмиләштергән, торак төзелешенә өстәмә рәвештә ике триллионнан артык акча җәлеп ителгән", – дип билгеләде дәүләт башлыгы.
Читайте нас: