Барлык яңалыклар
Новости
5 июнь 2021, 13:46

Гөлназ Асаева кая югалган?

Гөлназ Асаева бер ай эчендә күпме акча эшләве турында хәбәр иткән иде.

Популяр җырчы соңгы чорда югалып торган иде. Ул бу хакта серен ачып “Instagram”да “У меня постельный режим” дип язган. Үзенең “урын-җир режимы”н Гөлназ Асаева өйдә калырга киңәш итүләре белән аңлата. Җырчы “Instagram”дагы укучыларыннан урын өстендә калырга киңәш итүләре сәбәпле, югалтмауларын сорый. Шуңа карамастан ул урамга чыгып кибеткә барып килергә җыенуын да яза. “Вилли (ире Вилдан) бар акчаны алып киткән, кесәләрдән кырып-себереп 300 сум акча таптым. Хәзер берәр тәмлекәч сатып алам”, – дип тә яза Гөлназ Асаева.
Артист үзенең “урын-җир режимы” сәбәпләрен хәбәр итми.
Күптән түгел Гөлназ Асаева бер ай эчендә күпме акча эшләве турында хәбәр иткән иде. Сүз җыр сәнгатендәге кереме турында бармый – артист инде бер ел челтәр бизнесы белән шөгыльләнә. “Мин челтәр бизнесын концертлар булмаган вакытта өстәмә хезмәт хакы буларак сынап карарга булдым. Май аена 1 300 000 сум акча алдым” – дип язган иде ул.

Фото: artist.v-yanaule.ru
Читайте нас: