Барлык яңалыклар
Новости
4 июнь 2021, 11:44

Олы Бадрак китапханәсе – җиңүче!

Борай районы Олы Бадрак авылы китапханәсе республика конкурсында җиңеп, 114 мең сум күләмендә акчалата бүләк алды.

2021 елда «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган “Иҗади кешеләр” төбәк проекты йомгаклары буенча, Башкортстандагы 22 китапханә “Иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре” дип танылды. Җиңүчеләр арасында Борай районының Олы Бадрак авылы китапханәсе дә бар. Матди-техник базасын ныгыту өчен китапханә 114 мең сум күләмендәге акчалата бүләккә лаек булды.
– Без китапханәбезнең иң яхшылар исемлегенә керүенә бик шат. Бүләк акчасына учреждениегә яңа җиһазлар сатып алынды. Калган суммага китапханә фондын тулыландыру өчен 131 исемдәге китап сатып алдык. Барыгызны да китапханәгә чакырабыз! – ди Борай районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Миләүшә Янгирова.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/106765
Читайте нас: