Барлык яңалыклар
Новости
4 июнь 2021, 13:10

Башкортстанда төзелеш проектлары үсә

Санкт-Петербург шәһәрендә үтә торган Халыкара икътисади форумда төзелеш өлкәсендә Башкортстаннан килгән 20 инфраструктур проект барлыгы билгеләнде.

Кичә Санкт-Петербург Халыкара икътисади форумы мәйданчыкларының берсендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Төзелеш һәм торлак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты. Сөйләшүдә республиканың төзелеш комплексына бәйле мәсьәләләр күтәрелде.
Ирек Фәйзуллин Башкортстандагы төзелеш комплексының эшчәнлегенә югары бәя биреп, республикада төзелеш компанияләренең актив эшләвен билгеләде. Министр билгеләвенчә, бүген төзелеш өлкәсендә Башкортстаннан килгән 20 инфраструктур проект бар. Аларның гомум суммасы 100 миллиард сум тәшкил итә.
Башкортстанның Икътисади үсеш министрлыгы федераль үзәктән инфраструктур кредитлар алу өчен заявка әзерләгән. Аңа коммуналь, транспорт һәм социаль инфраструктурага караган 73 объект кергән. Заявканың гомум суммасы – 160 миллиард сумнан артык.
Төбәкләргә инфраструктур кредит бүлү мәсьәләсен үзенең Федераль Җыелышка Мөрәҗәгатьнамәсендә Русия Президенты Владимир Путин күтәргән иде. Ул 3 процентлы инфраструктур кредитларның 15 елга бүленәчәген билгеләде. Шушы максатларга ил төбәкләренә 2023 елга кадәр 500 миллиард сум җибәреләчәк. Башкарылачак проектлар конкурс нигезендә сайлап алыначак.
Фото: https://www.bashinform.ru
Читайте нас: