Барлык яңалыклар
Новости
3 июнь 2021, 10:30

Салават шәһәрен су баса язган

Яңгыр суын махсус техника ярдәмендә суыртырга мәҗбүр булганнар.

Салават шәһәрендә кичә көчле явым булган. Яңгыр шулкадәр көчле яуган ки, юлларны, урамнарны, подвалларны һәм торак йортларның подъездларын су баскан. Салаватлылар социаль челтәрләрдә фотосурәтләр белән актив уртаклашкан. Ләкин яңгыр белән генә бетмәгән, яшен дә яшьнәгән. Бекетов урамындагы 16нчы санлы торак йортны яшен суккан. Кешеләр телевизорлар янып чыгуга, электр өзелүгә зарлана башлаган.
Бу уңайдан шәһәр мэры Игорь Миронов аңлатма биргән. Су басуның сәбәбен ул Салаватның күп кенә өлешләрендә яңгыр сулары канализациясе булмау белән аңлаткан. Ливиневка булган урыннарда да аларның су ташкынына көче җитмәгән. Мэр сүзләренчә, суны махсус техника ярдәмендә суыртырга мәҗбүр булганнар.
Фото: https://vk.com/myufa.
Читайте нас: