Барлык яңалыклар
Новости
3 июнь 2021, 15:38

Июньдә пенсияләр ничек киләчәк?

12 июньдә Русия Көне бәйрәм ителүгә бәйле, өлкәннәргә пенсияләр һәм социаль пособиеләр тарату графигы үзгәрәчәк.

Бүген Башкортстанда халыкка июнь ае өчен пенсияләр һем социаль түләүләр таратыла башлады. 12 июньдә Русия Көне бәйрәм ителүгә бәйле, өлкәннәргә пенсияләр һәм социаль пособиеләр тарату графигы үзгәрәчәк – “Русия почтасы” аларны 9, 10, 11 июнь көннәрендә илтеп җиткерәчәк. Май ае өчен пенсия квитанцияләрендә июнь ае өчен пенсия алуның конкрет даталары да күрсәтелгән. Пенсияләрен айның 12 һәм 13 числоларында кредит оешмалары, банклар аша алаторган пенсионерларның счетларына акча 11 июньдә күчәчәк. Алга таба түләүләр килешүдә билгеләнгән срокларда башкарылачак.
Фото: i3vestno.ru
Читайте нас: