Барлык яңалыклар
Новости
3 июнь 2021, 10:50

Файдалы кайнатма

Нарат я чыршы күркәсеннән варенье кайнаттыгызмы әле?

15 майдан 15 июньгә кадәр вакыт арасында ылыслы агачларның күркәләрен җыеп, сәламәтлек өчен файдалы кайнатма кайнатырга була. Нарат күркәсен салкын тигәндә, сулыш әгъзалары ялкынсынганда кулланалар. Чыршы күркәсе температураны төшерү, микробларга каршы, авыртуны басучы, бәвел кудыручы сыйфатларга ия.
Кайнатма өчен күркәләр дүрт см дан артмаска тиеш. Бер кг нарат күркәсен өч л суда өч сәгать кайнатып, сөзеп алабыз. Суны суытып, суыткычта бер көн тотабыз. Икенче көнне өч кг шикәр салып кайнатып чыгарабыз. Барлыгы биш минут кына кайнатырга кирәк. Ләкин агач кашык белән бутарга ярамый, кайнатма күбекләнеп күтәреләчәк. Күркәләрне сиропка соңыннан салырга да ярый.
Көненә ике-өч кашык кайнатма чәй белән эчелә. Күркәләрен чәйнәү уртлар өчен бик файдалы була. Бөер авырулы кешеләргә мондый кайнатма ярап бетмәскә дә мөмкин. Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: