Барлык яңалыклар
Новости
3 июнь 2021, 20:58

Байден Путинны “тәрбияләргә” җыена

16 июнь Америка һәм Русия Президентларының очрашуы көтелә. Байден Путинны кеше хокукларын саклау мәсьәләләрендә “тәрбияләргә” җыена.

Бу хакта ул АКШның Ак йортында белдергән.
АКШ президенты Джо Байден чыгышларында ялгышулар була торган хәл. Бәлки монысы да ялгышып әйткән сүзләредер. Мәсәлән, коронавируска каршы вакцинацияләүгә багышланган чыгышында ул “бу гыйнвардан, ягъни 15 ай эчендә коронавирус йоктырулар саны шактый кимегән”, дип белдергән иде. Ак йорт ул чыгышның текстын төзәтеп чыгарды, анда 15 саны 5кә әйләндерелде. Бу АКШ Президентының беренче генә ялгышы түгел.
Узган айда Байден эскалацияне һәм вакцинацияне бутаган һәм Русия Президенты Владимир Путинның фамилиясен дөрес әйтмәгән иде.
Президентлыкка кандидат чагында Джо Байден Филадельфиядә чыгыш ясаганда оныгын улы белән бутаган. Бу хакта AFP агентлыгы хәбәр иткән иде.

Фото: vlastidengi.com
Читайте нас: