Барлык яңалыклар
Новости
3 июнь 2021, 21:03

Балалар Олимпка менәчәк

Мәктәпкәчә яшьтәге 160 бала һәм 640 укучы берьюлы Олимпка менәчәк.

Уфа районының Михайловка бистәсендә “Олимп” дип аталган яңа белем бирү үзәге ачылды. Ул Русия Президенты Владимир Путинның “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән. Аны федераль һәм региональ бюджет акчалары хисабына кыска вакыт эчендә сафка бастырганнар.
Объект балалар бакчасы белән берләштерелгән мәктәптән гыйбарәт. Үзәктә 640 укучы һәм мәктәпкәчә яшьтәге 160 бала булыр дип планлаштырыла.
“Проект балалар бакчаларында яки мәктәпләрдә өстәмә урыннар булдыруны күздә тота, ә глобаль максат – балаларга кечкенәдән үк төрле яклап үсеше өчен уңай шартлар тудыру. Илнең муллыгы һәм чәчәк атуы мәгариф тармагын модернизацияләүдән башка мөмкин түгел. Нәкъ менә шуңа күрә безнең республикада бу өлкәдәге программалар шулай нигезле һәм масштаблы”, – дип ассызыклады үз чыгышында Башкортстан буенча федераль инспектор Алексей Касьянов.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: