10 мең сум күләмендәге түләүне баласы мәктәпкә 6 яшьтән барачак гаиләләр дә алырга тиеш, дип белдерде Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин.
Чәршәмбе көнне дәүләт башлыгы хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Аның барышында вице-премьер Татьяна Голикованың социаль пособиеләрне түләү буенча йөкләмәләрне үтәү турындагы докладын тыңладылар. Хөкүмәт башлыгы урынбасары хәбәр иткәнчә, президент указының мәктәп укучыларына түләүләр турындагы проекты әзер.
В. Путин, указ проектында бу түләүнең агымдагы елның мартында алты яшь тулган балаларга кагылачагы билгеләнгән, дип искәртте.
“Без бу позициягә төзәтмәләр керттек”, – дип хәбәр итте Голикова. Һәм түләүләрнең алты яше 1 сентябрьгә кадәр тулган балаларның ата-аналары алачагын раслады.
“Ягъни указ проекты төзәтелде, һәм бу ярдәмне ата-аналар гаризасы буенча мәктәпкә алты яшьтән барачак балалар да ала алачак”, – дип йомгаклады Путин.
Үз докладында Голикова әлеге түләүне 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге 19,5 млн бала алачагын хәбәр итте.