Барлык яңалыклар
Новости
2 июнь 2021, 22:11

Медицина санлаша

122 медицина оешмасында 10130 автоматлаштырылган эш урыны булдырылган. Бу ничек мөмкин булган?

“Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының “Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм цифрлы контурлар булдыру” төбәк проекты кысаларында Башкортстанның 122 медицина оешмасында 10130 автоматлаштырылган эш урыны булдырылды.
"Искергән техниканы алыштыру һәм яңа автоматлаштырылган эш урыннары булдыру медицина оешмаларында сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системасын тулысынча гамәлгә кертү өчен, шулай ук тулысынча кәгазьсез электрон документлар әйләнешенә күчү өчен төп шарт булып тора, – диде БР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Еникеева. – Ахыр чиктә медицина ярдәме күрсәтүнең дәвамчанлыгы, пациентларны маршрутлаштыру һәм авыруларның аерым профильләре буенча медицина ярдәме күрсәтү мониторингы, телемедицина консультацияләре оештыру, санитария транспортын автомат рәвештә диспетчерлау, электрон рәвештә лаборатор һәм диагностик тикшеренүләр нәтиҗәләрен формалаштыру, тапшыру һәм алу тәэмин ителәчәк.
"Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм цифрлы контура булдыру" проекты сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә медицина оешмаларының үзара хезмәттәшлеге механизмнарын булдыруга юнәлтелгән, бу барлык дәрәҗәләрдә сәламәтлек саклау тармагы эшчәнлеген цифрлы үзгәртеп коруны һәм аның нәтиҗәлелеген күтәрүне тәэмин итәргә, шулай ук гражданнар тарафыннан сәламәтлек саклау өлкәсендә электрон хезмәт күрсәтүләрдән һәм сервислардан файдалану өчен шартлар тудырырга тиеш.
Чыганак: https://health.bashkortostan.ru/presscenter/news/371867/
Читайте нас: