Барлык яңалыклар
Новости
1 июнь 2021, 10:53

Татарстанда «Аурус» автомобильләре чыга башлаячак

Премиум-класстагы автомобильләр 70 процентка Русиядә җитештерелгән агрегатлардан тора.

Кичә Татарстанда премиум-класстагы «Аурус» автомобильләрен чыгару буенча линия ачылды. Тантанада Русия Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» дәүләт корпорациясенең генераль директоры Сергей Чемезов, «Аурус» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Әдел Ширинов катнашты.
«Аурус» автомобильләрен җитештерү өчен платформа төзү эше 2013 елда ук башланган. Проектта Русиянең 50 предприятиесе катнаша. Премиум-класстагы автомобильләр 70 процентка Русиядә җитештерелгән агрегатлардан тора. Линия автомобильләрнең – 13 һәм мотоциклларның 2 моделен җитештерәчәк.
Владимир Путин белдерүенчә, җитештерү мәйданнарының Татарстанда урнашуы республика үсешенә янә бер стимул булып тора. Яңа эш урыннары булдырылуы, заводларның гамәлгә керүе республика җитәкчелегенә социаль мәсьәләләрне хәл итүдә зур ярдәм күрсәтәчәк.
Чыганак: http://www.kremlin.ru/events/president/news/65707
Читайте нас: