Барлык яңалыклар
Новости
1 июнь 2021, 10:26

«Агыйдел моңнары» дөньяны иңли

Кушнаренко районының «Агыйдел моңнары» вокаль ансамбле «Яз җырлары, Җиңү җырлары» Халыкара фестиваль-конкурсында җиңү яулады.

«Яз җырлары, Җиңү җырлары» Халыкара фестиваль-конкурсы «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылды. Анда Русиянең Белгород, Воронеж, Киров, Курск, Ленинград, Липецк, Мәскәү, Псков, Рязань, Самара, Свердловский, Тверь, Тула, Ярославль өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Воронеж, Курск, Новосибирск, Самара, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Башкортстан, Карелия, Мордовия, Татарстан, Беларусь, Украинадан килгән 288 иҗади коллектив катнашты.
Башкортстанның «Агыйдел моңнары» вокаль ансамбле чыгышы абруйлы жюрины таң калдырды. Музыкаль квартетта Г.Ф. Ханнанова, М.Х. Хәмәтханова, Д.Г. Фазлыева, Р.Х. Сабурова чыгыш ясый. Коллектив 35 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә җиңүче дип танылды һәм I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Катнашучыларның башкару осталыгын һәм географиясен искә алганда, бу – бик югары күрсәткеч.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/104799
Читайте нас: