Барлык яңалыклар
Новости
31 Май 2021, 23:30

Су сибеп уяту

Бар да яхшы, үз вакытында эшләнә, тик биш яшьлек Илдар исемле малайны бакчага дип уятыр өчен шактый чиләнергә туры килде.

Отпуска вакытын авылда абый белән уздырырга булдым. Күптән күрешеп сөйлэшкән дә юк иде. Ләкин аңа ике көннән хатыны белән еракка китәргә туры килде. Китәр алдыннан миңа сыерны, сарыкларны көтүгә озатырга, малаен бакчага илтергә, тагын әллә ниләр кушты. Бар да яхшы, үз вакытында эшләнә, тик биш яшьлек Илдар исемле малайны бакчага дип уятыр өчен шактый чиләнергә туры килде. Ашатам дисәң дә, моны ашамыйм, тәмсез пешерәсең дигән була. Аптырагач, күп еллар балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан апама шалтыраттым. "Кайгырма, пустяк хәл минем өчен!" – дип, мине тынычландырды. "Иң беренчедән, аш пешергәндә аны да җик, булышсын", – диде. Чыннан да, малай үзе катнашкач, тәмле дип ашады. Инде иртә тору мәсьәләсе генә калды. Анысын кич ашап утырганда сөйләштек. Мин будильникны ишетмим, көтүгә җитешмәбез, шунын өчен Илдар мине уята имеш. Әле кисәтеп тә куйдым, бик каты йоклыйм, уянмасам – бер кружка су сип, дип әйттем.
Иртә белән мин, әлбәттә, бик иртә уяндым. Вакыт җитте дип сәгать тә шалтырый башлады, тик мин йоклыйм имеш. Уянды бу, әй мине тирги башлады, ә мин бу су сибәчәк дип куркып, тизрәк тору ягын карадым.
Моңа күп еллар узды, Илдар үзе әти кеше. Хәзер биш яшьлек малаен​ шулай ук тәрбияли икән...

Шәфкать ГАНИЕВ. Ижау.

Фото: artfile.ru
Читайте нас: