Барлык яңалыклар
Новости
31 Май 2021, 22:17

Маньяк 11 кешенең башына җиткән

Юлда Евгений Петров урманга борыла, анда кызны көчли, тураклый һәм эзләрен яшереп күмеп куя.

Салават районара суды 20 ел элек элеккеге үтерү турында җинаять эшен карый башлады, аның фигуранты – “новоуральский потрошитель” буларак танылган серияле маньяк Евгений Петров. Бу хакта “Лента.ру” хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, Петров 2001 елның язында Мәсәгут авылына килә. Анда ул үзенә яңа корбан – 16 яшьлек кызны таба. Ул автомобильдә тукталышта басып торган мәктәп укучысы янында туктый һәм авылына кадәр утыртып алып барырга тәкъдим итә. Юлда Евгений Петров урманга борыла, анда кызны көчли, тураклый һәм эзләрен яшереп күмеп куя.
Мәетне шул ук елның көзендә табып алалар, әмма җинаятьчене таба алмыйлар. Тикшерүчеләр җинаять эшенә янә 2020 елда әйләнеп кайта. Тикшерүчеләр Петровның “почергын” таный һәм аңа гаеп белдерә. Маньяк ул вакытта инде төрмәдә утырган була. 2005 елда ул Свердловск өлкәсендә ун кызны үтергәне һәм көчләгәне өчен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән була. Башкортстанда яшәүче бу кыз 11нче була. Маньяк гаебен кире какмый һәм үтерүен таный.

Фото: Ufa.kp.ru
Читайте нас: