Барлык яңалыклар
Новости
31 Май 2021, 12:43

Ельцинның Путиннан отставкага киткәннән соң нәрсә соравы билгеле булды

Ельцинның элеккеге киңәшчесе бу хакта “Би-Би-Си”га сөйләгән.

Русиянең беренче Президенты Борис Ельцин, 1999 елда отставкага киткәннән соң, Владимир Путинга бердәнбер үтенечен җиткергән. Бу хакта Ельцинның элеккеге киңәшчесе Валентин Юмашев сөйләгән. Элеккеге киңәшче сүзләренә караганда, беренче Президент үз варисыннан бердәнбер нәрсә – илне саклап калуны үтенгән. Валентин Юмашев бу хакта “Би-Би-Си”га сөйләгән. Ельцин вазыйфасыннан киткәндә: “Үтенәмен, Русияне саклагыз”,– дигән дип белдергән Валентин Юмашев.
Ельцин тарихка Русиянең беренче бөтенхалык тарафыннан сайланган башлыгы, иҗтимагый-сәяси һәм икътисади корылышының радикаль реформаторы буларак кереп калды. Ельцин идарә итү чоры 1991 елның августы һәм Советлар Союзы таркалуы, 1992 ел башында бәяләрне либеральләштерү һәм хосусыйлаштыру, КПРФка каршы көрәш, 1993 һәм 1999 елларда импичмент омтылышлары, Югары Совет җимерелү һәм 1993 елда Конституцияне кабул итү, беренче чечен сугышы (1994-1996) һәм икенче чечен сугышы башлану, шулай ук 1998 елдагы дефолт белән билгеләп үтелә.

Фото: stihi.ru
Читайте нас: