Барлык яңалыклар
Новости
31 Май 2021, 22:20

Бездә иң начар бәдрәф!

Domestos компаниясе Русиядәге иң начар бәдрәфләр конкурсы үткәрде.

Domestos компаниясе Русиядәге иң начар бәдрәфләр конкурсы үткәрде. Җиңүчеләрнең берсе – Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә урнашкан 6нчы урта белем бирү мәктәбе. Бу уку йорты гомуми рейтингта алтынчы урынны алды һәм конкурс кагыйдәләре буенча анда фирма хисабына бәдрәфләрне төзекләндерәчәкләр.
Мәктәп 1971 елда файдалануга тапшырылган. 50 ел эчендә санузелларга капиталь төзекләндерү эшләнмәгән. Алар төзекләндерүне үз көчләре белән эшләргә җыенган. Әлеге конкурста җиңү онлайн тавыш бирү нәтиҗәсендә ачыкланган. Нефтекама мәктәбеннән тыш, конкурста Чебоксар, Волгоград һәм башка шәһәрләрнең белем бирү учреждениеләре “җиңгән”.

Фото: Ufa.kp.ru
Читайте нас: