Барлык яңалыклар
Новости
31 Май 2021, 22:27

Автомобиль пассажирлар утырган ат арбасы өстенә менгән

Башкортстанда җиңел автомобиль җигүле арбаны сыткан.

Арбадагы берничә кеше зыян күргән, бишесе авыр тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта төбәкнең ЮХХИДИ хәбәр итә.
Фаҗига 29 май көнне иртәнге унда булган. Алар Яңа Мөслим-Емаши-Карлыхан юлы буйлап, җигүле арбага утырып, милли бәйрәмгә китеп барган булганнар. Алар бернәрсәдән дә шикләнмичә, гөрләтеп җырлашып һәм гармунда уйнап барганнар. Аларны бер машина узарга чыккан һәм боларның борылуын шәйләми таптаткан.
Таранга чыккан Toyota Avensis машинасы белән 53 яшьлек ир-ат идарә иткән. Арбада сигез кеше булган. Алар арасында әбиләр, хатын-кызлар һәм ир-атлар булган.

Фото: Ufa.kp.ru
Читайте нас: