Барлык яңалыклар
Новости
31 Май 2021, 12:39

Ат симез, юл тигез

Төзүчеләр урамыннан Артем урамына кадәр нәрсә булган дип уйлыйсыз?

Стәрлетамакта комиссия “хәвефсез автомобиль юллары” дип аталган гомумдәүләт проекты буенча беренче объектны кабул итте.
Шәһәрнең Октябрь проспекты буенча Төзүчеләр урамыннан Артем урамына кадәр юлны асфальтлау төгәлләнгән. Бу хакта Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
“Быел барысы да яхшы килеп чыкты – һава торышы яхшы булды, материаллар вакытында китерелде, контрактлаштыру план буенча узды, бу эшне вакытыннан алда тәмамларга мөмкинлек бирде”, – дип ассызыклады Башкортстанның юл хуҗалыгы идарәсенең федераль программалар буенча җитәкче урынбасары Азамат Таепов.
Стәрлетамак хакимияте башлыгының беренче урынбасары Юрий Тротт әйтүенчә, объект таләпләр буенча башкарылган, элек ачыкланган барлык кисәтүләр бетерелгән.
“Бүгенге көндә Стәрлетамак буенча илкүләм проект кысаларында юлларга асфальт салу 50% ка диярлек үтәлгән. Быел без хәрәкәт ешлыгы зур булган төп шәһәр юлларын яңартабыз. Шуңа күрә эшчеләргә кичке һәм төнге сәгатьләрдә эшләргә туры килде”, – дип белдерде Стәрлетамак хакимияте башлыгының беренче урынбасары Юрий Тротт.

Фото: dengimigom.ru
Читайте нас: