Барлык яңалыклар
Новости
30 Май 2021, 07:30

“Кешбэк” нәрсә була ул?

Балаларының җәйге ялы өчен кешбэк быел Русиядәге 370 меңнән артык ата-анага кайтарылачак.

Русиянең Премьер-министры Михаил Мишустин Министрлар Кабинеты утырышында Туризм буенча федераль агентлыкка Финанс һәм Мәгариф министрлыклары белән бергә балалар ялына субсидияләр бирү турында документ әзерләргә кушты. Аның фикеренчә, кешбэкның әлеге программасыннан ел ахырына кадәр 370 меңнән артык кеше файдалана алачак.
Русия Президенты Владимир Путин 21 апрельдә Федераль Җыенга еллык юллама белән чыгыш ясаганда 2021 елда балалар лагерьларына юллама бәясенең яртысын кире кайтарырга тәкъдим иткән иде. Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зәринә Догузова хәбәр иткәнчә, программа кысаларында ата-аналарга балалар лагерьларына юллама сатып алу мөмкинлеге бирелә һәм аларның «Мир» картасына күп дигәндә 5 көн эчендә юллама бәясенең 50 проценты кире кайтарылачак.
«Дәүләт башлыгы йөкләмәсе белән без бүген балаларның җәйге ялын оештыру өчен ил эчендәге сәфәрләргә ярдәм буларак 5 миллиард сум акча бүлеп бирәчәкбез. Туризм буенча федераль агентлыкның Финанс һәм Мәгариф министрлыклары белән берлектә әлеге максатларга субсидия бирү кагыйдәләрен раслау турындагы карар проектын оператив төстә әзерләвен һәм Хөкүмәткә тапшыруын сорыйм», – диде Мишустин.
Аның сүзләренчә, Хөкүмәт ел ахырына кадәр әлеге программадан 370 меңнән артык кеше файдалана алыр дип уйлый.
«Бу шулай ук эчке туризмны үстерергә ярдәм итәчәк һәм күп кенә балаларга җәйге ялын файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк», – диде Премьер-министр.
Фото: https://tulpar.rbsmi.ru
Читайте нас: