Барлык яңалыклар
Новости
30 Май 2021, 07:34

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Яңа шигырьләр

Тормышка карата ялкынлы мәхәббәт тә, чынбарлыгыбызны күреп тирән ачыну да, моң да, сагыш та, фәлсәфә дә, тирәнлек тә, гадилек тә – барысы да сыйган даими авторыбызның шигырьләренә...

Тормышка карата ялкынлы мәхәббәт тә, чынбарлыгыбызны күреп тирән ачыну да, моң да, сагыш та, фәлсәфә дә, тирәнлек тә, гадилек тә – барысы да сыйган даими авторыбызның шигырьләренә...
АК КАЕННАР
Ак каеннар җирдә авып ята,
Гомерләре бетеп, тынганнар.
Утынга да алар ярамыйлар,
Кисәк-кисәк булып, сынганнар.
Һәркем белә, кайчан да бер булса,
Көткән яңгырларның явасын.
Тик белмибез гомер озынлыгын –
Кайчан исә җиргә авасын...
Ак каеннар череп ята җирдә,
Аша атлап кына узабыз.
Каен гына түгел, үзебез дә,
Кайчан да бер шулай тузабыз.
ӘЙЛӘНЕШ
Бәйрәм җитә, бәйрәм үтә,
Кемдер кайта, кемдер китә.
Гомер бит ул менә шулай,
Кемнәрнедер көтеп үтә.
Җир дә, су да, тереклек тә –
Бөтен нәрсә әйләнештә.
Бер-берсеннән аерылмый,
Алар бар да бәйләнештә.
Кайберәүләр туган якка,
Карамыйлар әйләнеп тә.
Һәркем сайлый үз язмышын,
Куелмаган бәйләнеп тә.
Еллар узгач кайта алар,
Китмәскә дип инде башка.
Исемнәре онытылмас –
Язылган бит мәрмәр ташка...
Бәйрәм җитә, бәйрәм үтә,
Берсе кайта, берсе китә.
Үз илең бит, читкә типми –
Һәркемгә дә урын җитә.
Җир дә, су да һәм тормыш та –
Бөтен нәрсә әйләнештә.
Бер-берсеннән аерылмый,
Алар бар да бәйләнештә.
Фоторәсем Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНАның социаль челтәрдәге шәхси битеннән алынды.
Читайте нас: