Барлык яңалыклар
Новости
30 Май 2021, 10:16

Борай районында яңа спорт комплексы

Төзелешкә аеруча көрәшчеләр шат булачак.

Борай авылының Көнчыгыш микрорайонында яңа физкультура-савыктыру комплексы төзелә. Объект «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә куела. Агымдагы елда аны төзү өчен барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан 160 млн сум акча бүленәчәк, киләсе елга финанслау 216,5 млн сум тәшкил итәчәк. Шулай ук «Демография» илкүләм проектының «Спорт – яшәү нормасы» федераль проекты да булыша.
Яңа ФСКда проектына ярашлы, анда дүрт көрәш залы һәм тренажерлары булган бина урнашачак.
"Спорт объектына ихтыяҗ элекке ФСКның искерүе һәм районда көрәш спортын үстерү теләге белән аңлатыла", – ди район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшмәкәрлек һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов.
Объектны 2022 елда тәмамлау планлаштырыла.
“Демография” илкүләм проектының төп максатлары – балалы гаиләләргә ярдәм итү, сәламәт тормыш дәвамлылыгын арттыру, хезмәткә сәләтле яшьтәге халыкның вафат булуы очракларын киметү, җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру, шулай ук зарарлы гадәтләрдән баш тартуга һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә мотивация. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.
Чыганаклар:
https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/news/novyy-sportivnyy-obekt-vozvedut-v-buraevskom-rayone-bashkortostana;
https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=51546&sphrase_id=2286359.
Читайте нас: