Барлык яңалыклар
Новости
30 Май 2021, 09:52

Башар Асад янә җиңгән

Сүриядәге сайлауларда, 95,1 процент тавыш җыеп, Башар Асад җиңеп чыккан. 2000 елдан бирле президент постындагы Асад чираттагы җиде еллык мөддәткә сайланган.

Владимир Путин Сүрия Гарәп Республикасы Президентын сайлауларда җиңү уңаеннан Башар Асадка котлау телеграммасы юллады.
“Тавыш бирү нәтиҗәләре Сезнең югары сәяси абруегызны, Сүриядәге вәзгыятьне тизрәк тотрыкландыруга һәм аның дәүләт институтларын ныгытуга карата Сезнең җитәкчелек астында уздырыла торган курска гражданнарыгызның ышанычын тулысынча раслады”, – дип билгеләп үтте Русия дәүләте башлыгы котлавында.
Владимир Путин ассызыклаганча, Русия киләчәктә дә террорчылык һәм экстремизм көчләре белән көрәштә, шулай ук сәяси көйләү һәм илне конфликттан соңгы торгызуда Сүрия партнерларына һәрьяклап ярдәм күрсәтергә ниятли.
Читайте нас: