Барлык яңалыклар
Новости
29 Май 2021, 15:36

Тузган өйдән яңасы әйбәт

Авария хәлендәге торак фондыннан күчерү 2019 елдан бирле алып барыла.

Башкортстанның Бәләбәй районы Приютово поселогында 85 гаилә авария хәлендәге торак фондыннан күчәчәк. Бу хакта республиканың Төзелеш һәм архитектура министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомствода ассызыклауларынча, бу гаиләләрне күчерү Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “торак һәм шәһәр мохите” дип аталган гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә тормышка ашырыла. Авария хәлендәге торак фондыннан күчерү 2019 елдан бирле алып барыла. “Торак” илкүләм проекты кысаларында Приютта хәзер биш катлы яңа йорт төзелә.
2021 елда, “торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектының “Торак фондының яшәү өчен яраксызлыгын тотрыклы киметүне тәэмин итү” программасы ярдәмендә, алты муниципалитет территориясендә барлыгы 7 мең квадрат метр авария хәлендәге торакны күчерү планлаштырыла. Алар арасында Уфа, Балтач, Бәләбәй, Илеш, Балтач һәм Кырмыскалы районнары бар.

Фото: edinstvo-nk.ru
Читайте нас: