Барлык яңалыклар
Новости
29 Май 2021, 12:02

Путин белән Лукашенко Кара диңгездә су керделәр

Кичә Сочидагы “Бочаров ручей” резиденциясендә Русия һәм Белоруссия Президентлары Владимир Путин белән Александр Лукашенконың күзгә-күз очрашуы узды.

Ике ил җитәкчесенең үзара сөйләшүләре кичке сәгать алтыда башланып, уникенче киткәч тәмамланды. Шулай итеп, Президентларның үзара аралашулары 5 сәгать тә 15 минут дәвам итте.
Шулай да бу Путин белән Лукашенконың иң озайлы очрашуы түгел – февраль аенда аларның сөйләшүләре алты сәгатьтән артык дәвам итте.
Сөйләшүдә ике арадагы икътисади мөнәсәбәтләр, Ryanair самолеты белән булган инцидент, уртак Союз дәүләтен төзү белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде.
Әңгәмә барышында Владимир Путин Александр Лукашенкога Кара диңгездә су коенып чыгарга тәкъдим итте. Белоруссия Башлыгы бу тәкъдимне шатланып кабул итте.
Фото: http://www.kremlin.ru
Читайте нас: