Барлык яңалыклар
Новости
29 Май 2021, 11:09

Чик сакчылары картаймый!

Кичә Чакмагышта Чик буе гаскәрләре көненә багышланган зур концерт узды.

28 майда «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның Чакмагыш районы Чакмагыш авылының Җиңү паркында Русия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе гаскәрләре оешуга 103 ел тулуга багышланган зур концерт программасы үтте. Чик буенда хезмәт итү – мактаулы да, шул ук вакытта куркыныч та, авыр да. Чик сакчылары – кыю һәм көчле рухлы кешеләр, алар теләсә кайсы мизгелдә куркыныч белән очрашырга әзерләр. Мондый сугышчылар аркасында безнең ил ышанычлы сак астында.
Район мәдәният йортының иҗат коллективы барлык катнашучыларга музыкаль котлаулар бүләк итте. Котлау сүзләре белән шулай ук Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары В.В. Соколов һәм И.М. Усманов чыгыш ясады.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/104031
Читайте нас: