Барлык яңалыклар
Новости
29 Май 2021, 15:32

Белоруссия пандемия чорында күп илләрнең туристларын коткарган. Бүген ул илләр Белоруссиягә санкция белдерә

“Белавиа” компаниясенә меңләгән кешене – шведларны, алманнарны, полякларны, литовлыларны, америкалыларны чыгарды.

Русия Президенты Владимир Путин Сочи резиденциясендә эш визиты белән килгән Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты. Анда Афина-Вильнюс рейсы башкарган очкычның Беларусьта төшеп утырырга мәҗбүр булуы турында да сүз барды. Исегезгә төшерәбез, Ryanair һава ширкәтенең Афина-Вильнюс очкычы Минскига ашыгыч рәвештә төшеп утырырга мәҗбүр булган иде. Очкычка шартлаткыч куелуы турында хәбәр булган, шуңа ул Минскига төшкән. Шартлаткыч табылмаган. Юлчыларны тикшергәндә Минскида оппозиция журналисты һәм блогер Роман Протасевич тоткарланган иде. Протасевич Минскида каршылык чаралары оештыруда гаепләнә. Күп кенә илләр бу тоткарлауны Белоруссия хакимиятенең “дәүләт тарафыннан куып алып китүе” һәм “һава пиратлыгы” дип бәяләде. Белоруссиягә санкцияләр игълан ителде.
– Узган елны, Русиядән башка, чит илләрдәге туристларын күп кенә илләр коткармаган чакта барысы да ябылды. Минскидагы бер аэропорт эшләде, һәм безнең компания меңләгән кешене – шведларны, алманнарны, полякларны, литовлыларны, америкалыларны чыгарды. Ә алар бүген “Белавиа” компаниясенә санкцияләр белдерә. Менә аларның йөзе, – диде Александар Лукашенко.

Фото: smigid.ru
Читайте нас: