Барлык яңалыклар
Новости
27 Май 2021, 17:54

Язучылар киңәш кора

Башкортстан башкаласында «ХXI гасыр язучысы» төбәкара форумы башланды. Уфаның «Яшел чаукалык» шифаханәсендә бөтен республикадан, шулай ук Русия төбәкләреннән язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һәм әдәбият белгечләре җыелды.Олег Яровиков фотосы.

Форумга Мәскәүдән, Новосибирскидан, Ярославльдән, Махачкаладан (Дагъстан) спикерлар килде.
Форумның беренче көнендә төрле юнәлешләр (әдәби тәнкыйть, балалар-яшүсмерләр әдәбияты, нәшрият эше, драматургия) буенча дискуссион мәйданчыклар һәм мастер-класслар эшли. Республиканың танылган җырчылары һәм иҗат коллективлары катнашлыгындагы әдәби-музыкаль кичә; «Шагыйрь көндәлеге» фильмын төшерү мизгелләренең («Башкортстан» киностудиясе) презентациясе булачак. Башкортстан Язучылар берлегенең яңа әгъзаларына таныклыклар тапшырылачак дип көтелә.
Форумны бүген БР Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов ачты. «Ышанам ки, форум заманча әдәбиятның, нәшрият эшенең, милли драматургиянең актуаль проблемаларын хәл итү өчен этәргеч, җанлы дискуссия мәйданчыгы булачак», – дидеул.
Башкортстан парламентының вице-спикеры, Бөтендөнья Башкорт Корылтае президиумы рәисе Эльвира Аиткулова исә: «Без үзебезне традицияләрне саклаучы һәм конкурентлыкка сәләтле, көчле халык буларак белдерергә тиешбез», – дип ассызыклады.
Читайте нас: