Барлык яңалыклар
Новости
27 Май 2021, 18:13

Вакцина куркынычмы?

Күпләр коронавирустан вакцина ясатырга шикләнә. Ә табиблар нәрсә уйлый?

Коронавируска каршы вакцина организмда мутацияләр китереп чыгарырга мөмкинме? Медицина фәннәре докторы, БДМУ эчке авыруларның пропедевтикасы кафедрасы мөдире, профессор Нәүфәл Заһидуллин бу сорауга бәйле шикләргә аңлатма бирде. "Башкортстан" ДТРКына биргән интервьюсында ул, организмда даими рәвештә мутацияләр була, дип ачыклык кертте. Вируслар шулай ук билгеле бер рәвештә ген структураларын алыштырырга мөмкин, бу нормаль процесс, әмма вакцинация тәэсирендә ДНКның максатчан үзгәрешләре була алмый. Профессор сүзләренчә, әлегә вакцинаның нинди чор дәвамында тәэсирле булачагын әйтүе кыен. Кагыйдә буларак, сезонлы авырулардан вакцина бер елга җитә. Бәлки, коронавирустан вакцина күпкомпонентлы прививка составына керер һәм грипптан вакцинация кысаларында ел саен уздырыла башлар.
Русиялеләргә тәкъдим ителә торган өч вакцина арасында "Спутник V" вакцинасы ныграк өйрәнелгән. Нәүфәл Заһидуллин сүзләренә караганда, ул үзе дә шуны ясатырга җыена һәм аны әти-әнисенә дә тәкъдим иткән. БДМУ клиникасында пациентларда бу вакцинадан, аерым алганда, тромбоздан катлауланулар күзәтелми. Доктор сүзләренчә, илдә вакцинация дәрәҗәсе 60 процентка җитү кирәк. Үрнәк сыйфатында ул Израильне китерде, анда баштанаяк вакцинация үткәрелгән һәм авыру очраклары кискен кимегән.
Читайте нас: