Барлык яңалыклар
Новости
27 Май 2021, 23:41

Туймазылар инфоматларга баеган

Туймазы районы хастаханәләрендә табибка язылу өчен яңа инфоматлар урнаштырганнар.

"Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты ярдәмендә Туймазы шәһәренең 1нче һәм 2нче поликлиникаларында, бала тудыру йорты бинасында, Туймазы шәһәренең балалар поликлиникасында, шулай ук Кандра, Серафимовка, Собханкул хастаханәләрендә сигез инфомат урнаштырылган. Хәзер пациентларга табибка язылу өчен чиратта торырга туры килмәячәк. Инфомат пациентларга уңайлы вакытны һәм табибны сайларга мөмкинлек бирә.
Билгеле булуынча, “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты хезмәткә сәләтле яшьтәгеләр арасында үлем очракларын киметүне, медицина оешмаларында кадрлар кытлыгын бетерүне, барлык гражданнарны профилактик тикшерүләр белән тәэмин итүне күздә тота. Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.
Чыганак: https://vk.com/officialtmzcrb?z=photo520949011_457246144%2Fwall-175150684_1036.
Читайте нас: