Барлык яңалыклар
Новости
27 Май 2021, 23:35

Кирәкле ярдәм

Балалы гаиләләргә һәм авырлы хатын-кызларга нинди түләүләр кертелә?

Русия Президенты Владимир Путин балалы гаиләләргә һәм авырлы хатын-кызларга ярдәм итү чаралары турындагы канунга кул куйды.
Документ нигезендә, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче тулы булмаган гаиләләргә 1 июльдән төбәктәге яшәү минимумының яртысы күләмендә айлык түләүләр каралган. Яшәүминимумы ил буенча уртача 5,6 мең сум тәшкил итә.
Моннан тыш, 12 атнага кадәр йөклелек буенча медицина оешмасына исәпкә баскан хатын-кызлар 1 июльдән ай саен яшәү минимумының яртысы күләмендә түләүләр алачак.
8 яшькә кадәр балаларны карау буенча больничныйлар 1 сентябрьдән уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнәчәк.
Закон басылып чыккан көнне үз көченә керде.
Әлеге түләүләрне һәм пособиеләрне алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталына гариза бирергә кирәк була.
Фото: Валерий ШАХОВ.
Читайте нас: