Барлык яңалыклар
Новости
26 Май 2021, 09:41

"Зифа" әйләнеп кайта

"Зифа" порошогын хәтерлисезме? Аны яңадан җитештерә башлыйлар.

25 майда Русия Нефть-газ химиясе форумы кысаларында Стәрлетамакта яңа производство ачылды. Бу хакта социаль челтәрләрендә Радий Хәбиров хәбәр итте.
Ул 2020 елда ук Башкортстан хөкүмәтенә легендар порошокны җитештерүне торгызырга йөкләгән иде. Озак еллар дәвамында завод "Лотос" порошогын чыгарган. "Без җитештерүне кыска вакыт эчендә торгыздык. Проект буенча инвестицияләр күләме 275 млн сум тәшкил итте", – дип яза Башкортстан башлыгы.
Өч сменада дүрт бригада эшләячәк. Синтетик юу чараларының проект куәте – елына 60 мең тонна. Киштәләрдә якын арада Башкортстан порошогы барлыкка киләчәк. Бөтен Русия буенча сату планы бар, шулай ук чит ил белән сөйләшүләр алып барыла.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республика халкы Башкортстанда җитештерелгән порошокны сыйфаты өчен шикләнмичә сатып ала ала.
Читайте нас: