Барлык яңалыклар
Новости
26 Май 2021, 23:24

Рәшит Шамкай туган көнен билгеләде

Эчмимен дә, тартмыймын да,Кимемим дә, артмыймын да.

Күпләрнең яраткан артистына нибары 81 яшь тулды.
Рәшит Шамкаев 1940 елның 26 маенда Куйбышев өлкәсе (хәзерге Самара өлкәсе) Камышлы районы Иске Ярмәк авылында туа. Халыкка күбрәк Рәшит Шамкай, гади итеп әйткәндә Шамкай исеме белән таныш. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Минзәлә, Татарстанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Ул барлык кыяфәте белән үк комик артисты. Элегрәк бер әңгәмәсендә шулай дип сөйләгән иде: “Бер тамашада укытучы булып уйнадым. Класска килеп кереп сугыш башлануын хәбәр итәргә тиеш идем. Сәхнәгә килеп чыгып сугыш башлануын әйтү белән халык көлергә тотынды”. Соңгы елларда ул театрдан китеп, концертларда анекдотлар сөйләп йөрде.
Берничә ел элек ул хатыны Суфия апаны бакыйлыкка озаткан иде. Шамкайның ике баласы, дүрт оныгы бар. Ул туган көннәрне билгеләргә яратмавын, шигырьләр язуын да хәбәр итте:
Эчмимен дә, тартмыймын да,
Кимемим дә, артмыймын да.
Яман хәлләр сирәк миндә,
Беркемгә дә кирәкмим дә.
Йөрим шулай тыныч кына,
Дәрәҗәмне белеп кенә…

Фото: sntat.ru
Читайте нас: