Барлык яңалыклар
Новости
26 Май 2021, 23:21

“Әр-Рәхим” мәчетендә беренче азанны Элвин Грей яңгыратмакчы

Ә мин кайфую, мин кайфую... – дигән иде Юлъякшин.

“Әр-Рәхим” мәчете ачылганда беренче азан Элвин Грей (Радик Юлъякшин) тавышы белән яңгыраячак. Бу хакта артист үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Ул шушы көннәрдә Русиянең Дәүләт думасы депутаты Ризван Корбанов һәм халыкара класслы спорт мастеры Рөстәм Бегерин белән төзелеп килүче “Әр-Рәхим” мәчетендә булуы турында сөйләде. “Ризван Даниялович, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән гарәп әмирлекләре фондлары, шулай ук Русиядә төзелештә финанс ярдәме күрсәтү өчен меценатлар белән сөйләшүләр алып баруын әйтте. Бу традицион исламга лаеклы бүләк һәм республикабызның яңа истәлекле урыны булачак. Мәчет ачылган көнне беренче азан минем тавыш белән яңгыраячак. Минем өчен бу зур дәрәҗә!” – дип язган Элвин Грей.
Радик Юлъякшин күптән түгел Яңавыл шәһәрендә концерт белән чыгыш ясаганда тамашачылар белән диалог алып барырга тырышты, һәм аралашу вакытында артист “сәер” халәттә күренде.
– Сез шундый ... музыканы ал, көт... сез мондый мәзәкләр, гомумә... Сез нәрсә, кинотеатр килде карарга, нәрсә? Чыннан да, сезгә карыйсың – әйтерсең, белмим – фильм карарга килделәр. Ял итегез! Ә мин кайфую, мин кайфую... – дигән сүзләр белән башлады Юлъякшин. Мондый кеше беренче азан әйтергә һичшиксез лаектыр.

Фото: ufa.mk.ru
Читайте нас: